Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Авылым күрке - яшь гаилә

Мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре бергә гаиләләрнең ялын оештыру буенча күп төрле кичә, бәйрәмнәр оештыра. 15 февраль көнне үткән “Авылым күрке яшь гаилә” конкурсын да бистә халкы бик җылы кабул итте. Ярышларда төрле авыллардан 8 яшь гаилә катнашты. Төрле номинацияләрдә гаиләләр үзләренең осталыкларын, җитезлекләрен, талантларын күрсәттеләр. Әлеге конкурсларда катнашып ата- аналар үзләренең балалары, өлкән буын белән тыгыз аралашып гаиләләренең ныглыгын тагын да арттыралар. Мәдәният йорты фойесында “Тату гаилә - ил терәге” исемле китап күргәзмәсе оештырылды.  Монда кеше язмышында гаиләнең роле, ата- ана, бала мөнәсәбәтләре, милли аш-су серләре турында китаплар белән танышу мөмкинлеге бар иде.  Кичә бик җылы, күңелле үтте.