Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем рәхмәт сиңа!»

Кичә  туган телебезгә , ана теленә мәхәббәт тәрбияләү, туган тел көне тарихы белән таныштыру максатыннан оештырылды. “Ана теле – бер булыр” исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Кичә барышында без Халыкара Туган тел көн тарихы белән якыннан таныштык. 6 класс укучылары туган телгә багышланган шигырьләр сөйләделәр. Ә инде “Илһам чишмәсе” түгәрәгенә йөрүче балаларның Г. Рәхимнең “А-ля-шир тун”, Т. Гыззәтнең “Чаткылар” әсәрләреннән өзекләр күрсәтүе бәйрәмгә аерым ямь өстәде. “Дөньяда иң матур тел – ул минем туган телем” викторинасында балалар үзләренең туган телебез буенча ныклы белемнәрен күрсәттеләр.Бәйрәм җыр һәм шигырләр белән үрелеп бик күңелле барды. Кичәбезне  барыбыз бергәләп “И,  Туган тел “җыры белән тәмамладык.