Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Мәдәни көндәлек белән танышу

Безнең Лесхоз урта мәктәбендә башлангыч классларда 59 бала укый. 21 октябрьдә аларны мәдәни көндәлек белән танышыр өчен кунакка чакырдым. Китапханә буенча экскурсия ясагач балалрны мәдәни көндәлек белән якыннанырак таныштырдык. Кичәне мәдәният йортында дәвам иттердек. Аларга “Серле Казан” исемле ИПЧ тәкдим ителде. Соңыннан “Серле сандык” исемле викторина белән алган белемнәрен тагын бер кат ныгыттык. Укучыларның  үзләре алып килгән концерт номерлары белән чыгыш ясаулары бәйрәмне тагын да җанландырды.