Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Җырларга тиң газиз туган телем

16 апрельдә Лесхоз китапханәсендә «Җырларга тиң газиз туган телем» исемле әдәби  кичә үтте. Лесхоз урта мәктәбе укучылары белән очрашуга

Урта Пошалым урта мәктәбендә кырык ел татар теле һәм әдәбияты фәне буенча балаларга белем биргән Наилә Нури кызы Нуриева һәм утыз елга якын гомерен  Арча агросәнәгат көллиятендә татар телен укытуга багышлаган Рәүфә Карәм кызы Халиуллина килде. ” Туган телгә хөрмәтле булганда гына кеше үз иленең, төбәгенең, гаиләсенең шәҗәрәсен, тарихын аңлый ала. Тел бетсә, ул телнең иясе булган халык та, милләт тә югала. Шуның өчен дә туган телен кадерләп саклау, үстерү, аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү – һәр кешенең изге бурычы” дип башлап җибәрде үзенең чыгышын ветеран укытычы Наилә ханым.  Рәүфә ханым балаларга берсеннән берсе кызыклы уеннар, конкурслар алып килгән. Туган телебезгә хөрмәт,  мәхәббәт  тәрбияләү өчен  мондый очрашуларны ешрак үткәрү кирәк дигән фикергә килдек без.  Кичәбезне татар телебезнең гимнына әверелгән “Туган тел”  җыры белән тәмамладык.