Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Душе не хочется покоя

Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында бистәбездә яшәгән рус милләтеннән булган китап укучыларыбызны очрашуга дәштек. Кичәбез барышында  рус халык җырлары, табышмаклар, әйтемнәр белән таныштык, викторина сорауларына җавап эзләдек. “Добрых рук мастерство” кул эшләнмәләре күргәзмәсендә берсеннән берсе матур, зәвыклы экспонатлар күзне иркәләде. Очрашу хөрмәтенә «Родной язык – живая связь времен» китап күргәзмәсе һәм «Родной язык – душа народа» презентациясе әзерләнде.