Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Афганстан – йөрәк ярасы...

8 февральдә Лесхоз мәдәният йортында Афганстан сугышында  катнашканнар, һәлак булган һәм хәбәрсез югалганнар истәлегенә “Афганстан – йөрәк ярасы..” исемле түгәрәк өстәл оештырылды. Кичәбезгә афган сугышында катнашкан Тимашев Фәнис Илгиз улы үзенең тормыш иптәше Эльвиры белән, Зиннатуллин Газинур Рафис улы, Үрнәк авыл җирлеге башлыгы Камалетдинов Илгиз Рафаил улы һәм Лесхоз урта мәктәбенең 4 сыйныф укучылыры чакырылды. Укучылыр зур кызыксыну белән Фәнис һәм Газинур абыйларының чыгышларын тыңладылар, афганистан тауларында  төшкән фотосүрәтләрен карадылар. Интернационал бурычларын үтәгән вакытта һәлак булганнар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Укучылар кичәдән зур тәэсирләр белән таралышты.