Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Җәүһәрләрен барлый Ак калфак

7 февраль көнне Лесхоз мәдәният йортында  җирле “Ак калфак”  оешмасының чираттагы очрашуы оештырылды. Бәйрәмне Н. Галиуллина башкаруында борынгы татар халык җыры “Ак калфак” белән башлап җибәрдек. “Җәүһәрләрен барлый Ак калфак” исемле китап күргәзмәсе белән танышу оештырылды. Бәйрәмне алып баручы Лесхоз китапханәсе китапханәчесе Раушания Шаймуллина алда планлаштырылган эшләр белән таныштырды. Яшь башкаручылыр катнашындагы  “Әбием сандыгы” исемле театральләшкән тамаша  кичәне аеруча бизәде. Шулай ук алып баручының Илдар Юзеевның “Ак калфакны төшердем кулдан  әсәре буенча  эшләнгән әңгәмәсен бик яратып, җылы кабул иттеләр. Чыгышлардан соң сүзне мастер - класс үткүрү өчен Сурнар авыл китапханәчесе Рамиля Ибраһимовага бирдек. Ул түбәтәй һәм калфак тегү серләре белән таныштырды.  Очрашуыбызны барыбыз бергәләп “Туган тел” җыры белән тәмамладык.