Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Җирле үзидарә көне

Җирле үзидарә көненә багышлап китапханәдә Җирле үзадарә өлкәсендә эшләгән хезмәткәрләр, ветераннар  белән очрашу үтте. Алар игътибарына җирлек тарихын чагылдырган альбомнар, китап күргәзмәсе һәм үзидарә тормышын чагылдырган презентация тәкъдим ителде. Китапханәче җирле үзидарә тарихы турында чыгыш ясады. Җирлек башлыгы Васил Расилович барлык хезмәткәрләрне, ветераннарны бәйрәм белән котлады, җирлекнең бүгенге көне, киләчәккә планнар белән таныштырды.