Тукай геройлары
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туына 135 ел тулуга багышлап Лесхоз китапханәсе Лесхоз мәдәният йорты белән берлектә “Тукай геройлары” исемле могҗизалар кыры уены оештырды. Уенга, Г.Тукай турында белемнәрне тирәнәйтү, шагыйрь иҗатына, тормышына карата кызыксыну, горурлык хисе тәрбияләү максатыннан кече һәм урта яшьтәге мәктәп укучыларын чакырдык. “Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай” исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Очрашуыбызны” Туган тел” җыры белән тәмамладык.