Спорт – сәламәтлек нигезе
Арча муниципаль районы башкарма комитеты мәдәният идарәсе башлангычында авыл җирлекләрендә мәдәни спорт чаралары зур җанлылык белән үтә. 22 январь көнне Үрнәк авыл җирлегендә “Спорт – сәламәтлек нигезе” исемле шундый чара оештырылды. Бәйрәмгә әти-әниләр белән берлектә балалар да актив катнашты. Монда төрле спорт уеннар, хоккей, волейбол ярашлары, эстафеталар күңел ачу программасы белән үрелеп барды. Ә инде салкыннан туңып киткәннәргә мәктәпнең холлында коймак белән кайнар чәйдән авыз итү мөмкинлеге бар иде. Бәйрәмгә кунак булып килгән Кыш бабай һәм Кар кызы, әкият геройлары тагын да ямь өстәделәр