Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Яңа ел искесе белән хушлаша

Иске яңа елны каршылау ул -  Рәсәйдә билгеләп үтелгән бәйрәмнәрнең аеруча серле һәм үзенчәлеклесе. Шул ук вакытта якын дуслар белән очрашып күңел ачу, бәйрәм итү өчен менә дигән сәбәп тә.  13 январь көнендә мәдәният йортында “Яңа ел искесе белән хушлаша” исемле тематик кичә үтте. Кичәне мин – китапханәче – Шаймуллина Р.И. алып бардым. Кичә барышында кунаклар иске яңа елны каршылау традициясе, төрле илләрдә бәйрәмнең үзенчәлекләре белән таныштылар. 2017 ел – утлы әтәч елна  гороскопны да кызыксынып тыңладылар. Ә инде төрле конкурс, уеннар, викториналар бәйрәмне аеруча җанландырып җибәрде