Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

“Урманчылар династиясе”

Безнең җирлектә язмышларын урман белән бәйләгән нәселләр яши. Алар белән “Урманчылар династиясе” исемле тематик альманах үткәрдек. Данлыклы урманчыларыбыз белән очрашуга Арча агросәнәгать көллияте студентлары һәм Лесхоз урта мәктәбе укучылары килде. Очрашу “ЭКО рәвешендә яшәргә” проекты кысаларында үтте. Чакырылган куналар арасында Үрнәк мәчете имам хатибы Илдус хәзрәт Солтанов та бар иде.