Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

«Иң татлы тел – туган тел»

Лесхоз китапханәсендә «Иң татлы тел – туган тел» исемле әдәби кичә үтте.Китапханәгә Үрнәк балалар бакчасының мәктәпкәчә яшьтәге балалары кунак булып килделәр.Балаларга китапханәче  Татарстанда 2021 ел - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы итеп билгеләнүе, телебезнең һәм мәдәниятебезнең чиксез бай, күркәм булуы турында сөйләде.Балалар бик теләп мәкальләр, әйтемнәр белән таныштылар, табышмакларга җаваплар таптылар, уеннарда актив катнаштылар. Бергәләп татар халык әкиятләренә нигезләнгән мультфильмнар карадык. “Туган телнең асыл байлыклары” исемле китап күргәзмәсенә күзәтү дә нәни китап укучыларга бик ошады.