Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Әйдәгез, планетабызны бергәләп саклыйк!

Китапханәдә  “Әйдәгез, планетабызны бергәләп саклыйк!” исемле экологик сәяхәт үткәрдек. Очрашуыбызга Үрнәк балалар бакчасының өлкән группага йөрүче балаларны чакырдык. Сәяхәтебезне без Кызыл китап битләре буйлап алып бардык.Балалар бик теләп уен-викторина сорауларына җавап эзләделәр, төрле конкурсларда актив катнаштылар.Кызыл китапка кертелеп, юкка чыгу куркынычы астында калган үсемлек һәм хайваннарны танып белергә өйрәнделәр.Очрашу «Жить в стиле ЭКО» проектын тормышка ашыру кысаларында үтте.