Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Яңа еллар белән!

Яңа ел... Безнең өчен ул ап - ак кар, матур итеп бизәлгән чыршы, Кыш бабай белән күңелләргә кереп калган бәйрәм. Ә җир шарының  башка нокталарында ничек каршылыйлар икән соң яңа елны? Бу турыда беләбез микән? Әнә шул сорауларга җавап табудан башладык үзебезнең Яңа елны каршылауга багышланган  әдәби музыкаль кичәбезне. Яңа елны каршылау ул -  Рәсәйдә билгеләп үтелгән бәйрәмнәрнең аеруча серле һәм үзенчәлеклесе. Шул ук вакытта якын дуслар белән очрашып күңел ачу, бәйрәм итү өчен менә дигән сәбәп тә. Быел пандемия яңа ел бәйрәмнәренә дә үз кагыйдәләрен кертте, без бәйрәмне урамда үзәк чыршы янында үткәрдек. Кичәне мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Шәвәлиева Л.Р. белән бергәләп алып бардык. Кичә барышында кунаклар  яңа елны каршылау традициясе, төрле илләрдә бәйрәмнең үзенчәлекләре белән  дә таныштылар.Кыш бабай, Кар кызы, 2021 елның символы булган Үгез оештырган  төрле конкурс, уеннар, викториналар бәйрәмне аеруча җанландырып җибәрде.