Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Китап хастәханәсе

Китапханәдә китапны саклап тоту һәм таушалган китапны төзәтү максатыннан мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен “Китап хастәханәсе” исемле сюжетлы уен  үткәрелде. Китапка карата мәхәббәт, сакчыл караш тәрбияләү чарасы буларак мондый очрашулар бик файдалы.Очрашу барышында  китапханәче китап төрләре, китапның укучы кулына кергәнче нинди юллар үтүе турында тәфсилләп сөйләде. Ә инде “авыру” китапларны дәвалау өчен безгә “Китап докторы” килде.Ул китапны ремонтлау кагыйдәләре белән таныштырды. Балалар таушалган китапларны бик теләп һәм зур кызыксыну белән "дәваладылар". Ремонтланган китаплар яңа сулыш алдылар, ә балалар исә, китапны саклап тотуның мөһимлеген аңладылар.