Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

«В новый год с календарем дружбы»

Яңа ел... Безнең өчен ул ап - ак кар, матур итеп бизәлгән чыршы, Кыш бабай белән күңелләргә кереп калган бәйрәм. Ә җир шарының  башка нокталарында ничек каршылыйлар икән соң яңа елны? Бу турыда беләбез микән? Әнә шул сорауларга җавап табу максатыннан «В новый год с календарем дружбы» исмеле викторина оештырдык без мәдәният йортында. Балалар чит илләрдә, башка кыйтгаларда яңа елны каршылау традицияләре белән таныштылар. Викторина сорауларына җаваплар эзләделәр.  Балалары белән килгән өлкәннәр өчен без башка төрле сынаулар әзерләдек. Алар үзләренең балачакларында яңа елны ничек каршылаулары турында матур итеп сөйләп бирделәр. Сорауларга җавпны белмәүчеләр шигырь сөйләргә я булмаса җырларга тиеш булдылар. Кичә бик җанлы, күңелле үтте. Катнашучылар чын күңелдән бәйрәм белән котлап, рәхмәтләр әйтеп таралыштылар.