Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Якын кешем югалды. Нәрсә эшләргә?

Безнең тынгысыз заманда кеше югалу очраклары очрап тора. Әгәр якын кешең югалса нишләргә? Бала югалса кая мөрәҗәгать итәргә? Кайчан эзли башларга? Бәхетсезлек килгән очракта иң беренче нәрсә эшләргә? Бу сорауларга җавап табу максатыннан полиция участок уполномоченные Якупов Рөстәм Ринат улы белән очрашу үткәрдек. Очрашуга Арча агросәнәгат көллияте студентлары чакырылды.