Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Природы мудрые советы

Табигать анага мәхәббәт тәрбияләү максатынан  башлангыч сыйныф укучылары өчен “Природы мудрые советы” исемле экологик викторина үтте. Уен барышында “Үсемлекләр патшалыгы”, “Хайваннар патшалыгы”, “Иң- иң...”, “Урманнан сәламәтлек” һәм башка тукталышлар буенча сәяхәт ясалды. Балалар шигырьләр укыдылар, табышмаклар , ребуслар чиштеләр, гөмбәләрне танып белергә өйрәнделәр. Сценарий буенча физкультминутка һәм төрле хәрәкәтчән уеннарда да бик теләп катнаштылар. Ике команда арасында җиңүче ДУСЛЫК булды. Очрашу ахырында көкүреш калдыкларыннан төрле эшләнмәләр ясадык. Уенда катнашып алган белемнәре, балаларга киләчәктә зур ярдәм булсын иде дигән теләк белән таралыштык без кичәбездән.