Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Бер очрашу үзе бер гомер

8 декабрьдә Арчаның өлкәннәр интернат йортында Үрнәк авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре катнашында “Бер очрашу үзе бер гомер” исеме астында хәйрия концетры оештырылды. Концерт программасы инвалидлар ункөнленге кысаларында үтте.Өлкәннәребез чәй өстәле артында үзләренең яшь вакытларында җырланган җырларны баян тавышына тыңладылар, дәртле биюләрне яратып карадылар. Бәйрәм тәмамлангач өлкәннәребез һәм интернат җитәкчелеге чын күңелдән рәхмәтләрен белдерде.