Урман безнең байлыгыбыз
23 октябрьдә “Урман безнең байлыгыбыз” исемле экологик сәгать үткәрдек. Арча урман хуҗалыгы урманчылыры һәм урманны торгызу буенча инженерлар белән очрашуга Лесхоз урта мәктәбенең 7-9 сыйныф укучылары килде. Үз һөнәрләренең остазы булган урманчылар балаларны кызыксындырган барлык сорауларга тулы, мавыктыргыч җаваплар бирделәр. Очрашу «Жить в стиле ЭКО» проектын тормышка ашыру кысаларында үтте.