Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Чишмәләрнең кадерен белик!

15 октябрьдә Лесхоз урта мәктәбенең 7-8 сыйныф укучылары белән берлектә, чишмәләр чистарту акциясе уздырдык. Укучыларга ярдәмгә әти әниләр, мәдәният хезмәткәрләре дә килде. Без бергәләп  чишмә янын чүпләрдән һәм су юлын каплап торучы ләмнән арындырдык. Экологик өмә үз нәтиҗәләрен бирде: бистәбез тирәсендәге чишмәләр чистартылды, чүп-чар пакетларга җыелды.Ел саен бу акциягә күбрәк кеше кушылыр дип өметләнәбез. Чишмәләрне тәртиптә тоту һәркемнең изге бурычы икәнен һәр кеше исендә тотарга тиеш. Акция  «Жить в стиле ЭКО» проектын тормышка ашыру кысаларында үтте.