Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Җомга көн кич белән

Туган ягыбыз, халкыбызның милли йолаларын барлау максатыннан мәдәният йортында “Җомга көн кич белән” әдәби музыкаль кичә оештырылды. Тамашачылар игътибырына тәкъдим ителгән китап күргәзмәсе халкыбыз тарихына, милли йолаларга багышланган булса, презентация тулысы белән үзебезнең җирлекнең тарихын, күренекле шәхесләребезнең тормышын яктырты. Үзешчән  артисларыбызның чыгышларын да бик җылы кабул иттеләр.