Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Наш лес, нам его беречь !

Һәр елны сентябрьнең өченче якшәмбесендә урман хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне зурлап бәйрәм ителә. Быел да 17 сентябрьдә «Наш лес, нам его беречь !» исемле экологик  викторина оештырдык. Балалар викторина сорауларына  тулы, үзенчәлекле итеп җавап бирделәр. Бик теләп хәрәкәтле уеннарда катнаштылар. Урман хуҗалыгы тарихына багышланган чыгышымны яратып кабул иттеләр.