Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

«Туган җирем Татарстан»

31 августта Үрнәк бистәсендә «Туган җирем Татарстан»  исемле  әдәби музыкаль кичә үтте. Очрашуыбыз Татарстан АССР ның төзелүенә 100 ел,   Арча районы оешуга 90 ел, Татарстан җөмһүрияте оешуга 30 еллык истәлекле даталар билгеләп  үтү кысаларында оештырылды. Кичәбезне Үрнәк авыл җирлеге башлыгы  Илгиз Рафаил улы Камалетдинов ачып җибәрде. Тамашачыларга туган җиребезнең казанышлары, уңышлары турында  сөйләдек. Бәйрәмебезгә Расих Галимҗанов, Сөмбел Заһидуллина,  Данир Фатыйхов, Рөстәм Зиятдинов, Лилия һәм Фаил Шәвәлиеваларның матур җырлары, Алисә Дорохунованың дәртле биюләре аеруча ямь өстәде.

Әлеге истәлекле даталарга багышлап китапханәдә «Татарстан мой, гордость моя»  исемле  китап күргәзмәсе дә оештырылды. Әлеге күргәзмәдә татар иленең оешу тарихы, милләтебезнең гореф-гадәтләре, халык һөнәрчелеге турындагы тирән эчтәлекле китаплар урын алды.