Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Алма бәйрәме безне табынга дәшә

Очрашуыбызны алма бакчасында оештырдык. Алып баручы буларак мин кунакларны алма агачының безнең якларга килеп чыгуы, аның файдалы үзлекләре белән таныштырдым. Татар халкының алма турындагы мәкальләре, табышмак, әйтемнәре, “алма” сүзе кергән әкиятләр, җырлар турында сөйләштек. Соңыннан кунакларны чәй өстәле янына чакырдык. Һәр кунак үзе белән алмадан әзерләнгән тәмле-тәмле күчтәнәчләр алып килгәннәр. Алар бик теләп рецеплары белән уртаклаштылар. Менә шундый бик күңелле дә, “тәмле” дә бәйрәм үткәрдек.