Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Яшәр өчен бетмәс көч алырга Туган җире кирәк кешегә!

4 июньдә Үрнәк бистәсендә «Яшәр өчен бетмәс көч алырга Туган җире кирәк кешегә»  исемле онлайн әдәби музыкаль кичә үтте. Очрашуыбыз Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы, Татарстан АССР ның төзелүенә 100 ел һәм  Арча районы оешуга 90 еллык истәлекле даталар билгеләп  үтү кысаларында оештырылды.

Кичәбезгә  Данир Фатыйховлар, Илдус Саттаров, Ранил Шакирҗанов, Лилия һәм Фаил Шәвәлиеваларның матур җырлары, Камил Ахмадуллинның дәртле баянда уйнавы аеруча ямь өстәде.