Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Апайкина Гәр авылы тарихы белән танышу

Катлаулы пандемия чорында китапханәләр китап укучылар белән турыдан туры элемтәдә тору мөмкинлегеннән чикләнде. Шулай да без интернет ресурслардан файдаланып китап укучыларыбыз белән араны бер генә көнгә дә өзмәдек. Лесхоз авыл китапханәсе инстаграм аккаунтында (@leskhozskaya_bibl)  һәр көн яңалык кертеп барды.

Якташыбыз Сергей Огневның «История села Апайкина Гарь Казанского уезда 1819-1918 годы” китабы китап укучыларыбызда аеруча кызыксыну уятты.