Бар назыбыз сезнең өчен
7 марта Лесхоз мәдәният йортында халыкара хатын-кызлар көненә багышланган « Бар назыбыз сезнең өчен!» исемле әдәби музыкаль кичә үтте. Кичәбезне бистәбезнең ир-атлары үз көчләре белән оештырдылар. Ул котлаулар, төрле уен, конкурслар, җыр биюләр белән үрелеп барды.
Мәдәният йортының фойесында оештырылган китап күргәзмәсе дә килгән кунакларны кызыксындырды.