Туган телем – татар теле,Киләчәгем синең белән!
Бәйрәмебезгә башлангыч сыйныф укучылары чакырылды.
Кичә туган телебезгә , ана теленә мәхәббәт тәрбияләү, туган тел көне тарихы белән таныштыру максатыннан оештырылды. “Туган телем – иркә гөлем” исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Кичәбезне барыбыз бергәләп “И, Туган тел“ җыры белән башлап җибәрдек.
Кичә барышында без Халыкара Туган тел көне тарихы белән якыннан таныштык. Ә инде балаларның туган телгә багышлаган әсәрләр укулары бәйрәмгә аерым ямь өстәде.
“Дөньяда иң матур тел – ул минем туган телем” викторинасында балалар үзләренең туган телебез буенча ныклы белемнәрен күрсәттеләр.Бәйрәм җыр һәм шигырьләр белән үрелеп бик күңелле барды.