Керик әле урманнарга. Тематик кичә
20 февральдә Үрнәк бистәсендә әнә шул исемдә әдәби музыкаль кичә үтте. Төп геройларыбыз - урман шаулавын йөрәгенә тормыш җыры итеп салган Арча урман хуҗалыгының хезмәт ветераннары. Очрашуыбыз Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы, Татарстан АССР ның төзелүенә 100 ел һәм Арча районы оешуга 90 еллык истәлекле даталар билгеләп үтү кысаларында оештырылды. Кичәбезне Үрнәк авыл җирлеге башлыгы Илгиз Рафаил улы Камалетдинов ачып җибәрде.
Кичәбезгә Альмира һәм Данир Фатыйховлар, Илдус Саттаров, Лилия Шәвәлиеваларның матур җырлары, Алисә Дорохунованың дәртле биюләре аеруча ямь өстәде. “Мондый очрашулар бик кирәк икән, сагынышканбыз, сөйләшеп сүзләр бетмәде әле” дип саубуллаштылар безнең хөрмәтле ветераннарыбыз.