Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

«Сүзлекләр безнең ярдәмчеләребез”

«Сүзлекләр безнең ярдәмчеләребез” – китапханә дәресе әнә шул исем астында үтте. 4 сыйныф укучылары  өчен үткән дәрестә без белешмә әдәбият белән якыннан таныштык. Сүзлекләр, энциклопедия һәм атласлар белән ничек эшләргә кирәклеген өйрәндек. Дәрес ахырында алган белемнәребезне тикшерү максатында бирелгән сорауларга укучылар бик теләп дөрес һәм тулы җаваплар бирделәр.