Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

«Поклонимся великим тем годам»

Быел Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Лесхоз урта мәктәбе белән берлектә «Поклонимся великим тем годам» исеме астында шигырь укучылар конкурсы үтте. Башлангыч сыйныф укучылары бик сәнгатле итеп  К.Симонов, Р.Рождественский, Э.Асадов, Ю.Друнина, А.Твардовский, М. Җәлил һәм башка шагыйрьләрнең әсәрләрен укыдылар. Бигрәк тә Камилә Хәлиуллина башкаруында «Девочка в чулочках», Гыйлмуллин Дәниф башкаруында «Рассказ танкиста» шигырьләре күңелләрнең иң нечкә кылларына кагылап күзләрдән яшь китерде. Һәр чыгыш үзенчәлекле һәм матур килер чыкты. Шуңа да жюрига урыннар билгеләү җиңел булмады.

Барыбызның да телендә бер теләк – сугышлар булмасын, күкләребез аяз, көннәребез тыныч булсын иде!