Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

«Яшәгез сез мәңге яшь булып,Туган җиребезгә дан булып!»

Өлкәннәр декадасы уңаеннан Лесхоз мәдәният йортында өлкәннәр өчен бәйрәм кичәсе оештырылды. Без җирлектә яшәгән барлык өлкәәнәргә дә чакыру кәгазьләре тараттык. Залда китап укучыларга «Уголок деловой информации» исемле китап һәм журналлардан төзелгән өлкәннәр өчен файдалы мәглүмат  күргәзмәсе тәкъдим ителде

   Бәйрәмне Үрнәк авылы хакимияте башлыгы урынбасары Фәнис Тимашев ачып җибәрде. Чәй өстәле артында өлкәннәребез  самовардан шифалы чәй белән сыйланып кунак булдылар. Гармунга кушылып борынгы җырларны  җырладылар, рәхәтләнеп куңел ачтылар. Үзешчән артистларыбызның музыкаль сәламнәрен алкышлар белән кабул иттеләр.