Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Новогодние огни приглашают в сказку

3 январь көнне Лесхоз мәдәният йортында “Яңа ел утлары әкияткә чакыра” исемле театральләшкән тамаша үтте. Балаларны тамашага Тылсымчы, Кыш бабай, Кар кызы, Салкынбай каршы алды. Әкият геройлары төрле табышмак-уеннар, викторина сораулары, уен-көлке белән балаларга бәйрәм рухы бүләк итте. Алар үзләре дә бик теләп шигырләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Бәйрәм ахырында Кыш бабай бүләкләр таратты.