Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

«Ак теләкләр генә тели-тели Яңа елны көтә һәммәбез! »

Яңа ел... Безнең өчен ул ап - ак кар, матур итеп бизәлгән чыршы, Кыш бабай белән күңелләргә кереп калган бәйрәм. Ә җир шарының  башка нокталарында ничек каршылыйлар икән соң яңа елны? Бу турыда беләбез микән? Әнә шул сорауларга җавап табудан башладык үзебезнең мәдәният йортында Яңа елны каршылауга багышланган “Ак теләкләр генә тели-тели Яңа елны көтә һәммәбез! ” исемле әдәби музыкаль кичәбезне. Яңа елны каршылау ул -  Рәсәйдә билгеләп үтелгән бәйрәмнәрнең аеруча серле һәм үзенчәлеклесе. Шул ук вакытта якын дуслар белән очрашып күңел ачу, бәйрәм итү өчен менә дигән сәбәп тә.  Кичәне без мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Шәвәлиева Л.Р. белән бергәләп алып бардык. Кичә барышында кунаклар  яңа елны каршылау традициясе, төрле илләрдә бәйрәмнең үзенчәлекләре белән  дә таныштылар. 2020 ел – ак күсе елна  гороскопны да кызыксынып тыңладылар. Ә инде төрле конкурс, уеннар, викториналар бәйрәмне аеруча җанландырып җибәрде.