Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Новый год шагает по планете

Яңа ел... Безнең өчен ул ап - ак кар, матур итеп бизәлгән чыршы, Кыш бабай белән күңелләргә кереп калган бәйрәм. Ә җир шарының  башка нокталарында ничек каршылыйлар икән соң яңа елны? Бу турыда беләбез микән? Әнә шул сорауларга җавап табу максатыннан « Новый год шагает по планете » исемле викторина оештырдык Лесхоз урта мәктәбе каршындагы күчмә китапханәнең китап укучылары өчен. Балалар чит илләрдә, башка кыйтгаларда яңа елны каршылау традицияләре белән таныштылар. Танышып кына калмадылар төрле халыкларның традиөияләре, биюләре белән безне дә таныштырдылар.  Викторина сорауларына җаваплар эзләделәр.   Сорауларга җавапны белмәүчеләр шигырь сөйләргә я булмаса җырларга тиеш булдылар. Кичә бик җанлы, күңелле үтте. Катнашучылар чын күңелдән бәйрәм белән котлап, рәхмәтләр әйтеп таралыштылар.