Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

«Яраткан китабымның авторына хат” = “Письмо автору любимой книги”

21 декабрь көнне Татарстан җөмһүрияте язучылар берлеге бинасында «Яраткан китабымның авторына хат” – “Письмо автору любимой книги» республика балалар конкурсында катнашучыларны нәтиҗәләр чыгарырга чакырдылар. Балалар белән очрашуга  язучылардан Р. Миннуллин, Й. Шәрәпова, Б. Вайнер, А. Мушинский, Г. Гильманов, А. Гимадиев, Л. Гимадиева, Р. Корбан, Ю. Ивлиева, В. Хамидуллиналар килгән иде. Балаларга язучылар белән аралашырга, сүрәткә төшәргә, автограф алырга да мөмкинлек бирелде. Әлеге кичә кысаларында китапханәчеләрнең һөнәри  ярышларына да йомгак ясалды. Шулай ук язучылар берлеге белән  җөмһүриятебезнең балалар китапханәсе арасында үзара хезмәттәшлек итү буенча килешүгә дә кул куелды. Бу искиткеч җанлы матур кичәдә безнең китапханәдән 3Б сыйныф укучысы Дәниф Гыльмуллин катнашты.