Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Театр иленә сәяхәт

Безнең китапхандә  ел дәвамында театр елына багышлап төрле мероприятияләр үтте.  Көзге каникул чорында шуларның тагын берсе -  “Театр  иленә сәяхәт” исемле сәнгат сәгате үтте.  Китапханәдә балаларны   «Волшебный мир театра» исеме астында китап күргәзмәсе каршы алды. Без театр , аның төрләре, театрда үз үзенне тоту кагыйдәләре турында сөйләштек. “Театрны беләбезме?” викторинасы сорауларына актив җавап бирделәр. Үзебез дә “Шалкан” әкиятен яңача сәхнәләштереп карадык. Соңыннан А.Алишның “Куян кызы” әкияте буенча куелган спектакаль карадык.