Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Одинокий рыцарь Арбата

Шагыйрь, автор башкаручы, язучы фронтовик Булат Шалвович Окуджаваның 95 еллые юбилеена багышлап «Одинокий рыцарь Арбата» исемле әдәби музыкаль кичә үтте. Кичәгә “Вдохновение” әдәби клубына йөрүче яшүсмерләр чакырылды.  Зур кызыксыну белән  Булат Окуджава башкаруында  «Ах, Арбат, мой Арбат», «Виноградную косточку в теплую землю зарою…», «Ваше Величество, женщина», «Грузинская» җырларын тыңладылар. Окуджаваның тормыш юлы, әсәрләре белән якыннан таныштык. Шыгырьнең иҗатында кызыл юл булып сызылган мәхәббәт, дуслык, өмет, туганлык төшенчәләре турында яшүсмерләр белән  чын күңелдән сөйләшү барыбызны да берләштерде, тагын да якынайтты кебек.

 « У поэта соперников нет…» исемле электрон презентация төзелде.