Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Көзләрнең дә була үз яме

9 октябрьдә Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар  интернат йортында Үрнәк авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре катнашында “Көзләрнең дә була үз яме” исеме астында хәйрия концерты оештырылды. Концерт программасы өлкәннәр ункөнленге кысаларында үтте.Өлкәннәребез чәй өстәле артында үзләренең яшь вакытларында җырланган җырларны баян тавышына тыңладылар, дәртле биюләрне яратып карадылар. Бәйрәм тәмамлангач өлкәннәребез һәм интернат җитәкчелеге чын күңелдән рәхмәтләрен белдерде.