Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Яшәгез сез көлеп кенә, дөньядан ямь табып кына!

 Лесхоз мәдәният йортына без җирле үзидарә,  мәдәният,мәгариф өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан, бүгенге көндә Үрнәк җирлегендә яшәүче өлкәннәрне бәйрәмгә җыйдык.

   Бәйрәмне Үрнәк авылы хакимияте башлыгы Илгиз Камалетдинов ачып җибәрде. Элекке авыл җирлеге башлыгы, бүгенге көндә Казанка авылы имам хатибы Мусин Фәнәвил Шәрип улы дога белән дәвам иттерде. Бәйрәмдә катнашучыларның  бер берсенә һәм яшьләргә әйтер сүзләре бихисап иде. Менә алар: күп еллар авыл җирлеге башлыгы булган Мотахарова Мәймүнә, Котельникова Тамара Александровна, китапханәче Кузнецова Любовь Анатольевна, Титова Людмила Яковлевна,мәдәният йорты җитәкчеләре һәм Гәлиәхмәтова Суфия апалар, техник хезмәткәрләр Дарахунова Фәния һәм Ризванова Ризәлә апалар.

Бәйрәмне музыкаль яктан бизәгән Илдус Саттаров,  Лилия Шавалиевалар үзләре яратып башкарган  җырларны халыкка җиткерде. Альмира Фатыхова һәм Алисә Дарахунованың музыкаль сәламнәре бәйрәмгә ямь өстәде.