Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Ак яулыгың кебек ак күңелең

Өлкәннәр декадасы уңаеннан Лесхоз мәдәният йортында өлкәннәр өчен бәйрәм кичәсе оештырылды. Безнең җирлектә яшәгән барлык өлкәәнәргә дә чакыру кәгазьләре тараттык. Залда китап укучыларга «Уголок деловой информации» исемле китап һәм журналлардан төзелгән өлкәннәр өчен файдалы мәгълүмат  күргәзмәсе тәкъдим ителде

    Чәй өстәле артында өлкәннәребез  самовардан шифалы чәй белән сыйланып кунак булдылар. Гармунга кушылып борынгы җырларны  җырладылар, рәхәтләнеп куңел ачтылар. Үзешчән артистларыбызның музыкаль сәламнәрен алкышлар белән кабул иттеләр