Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Туган яктан илһам алып...

28 августа безнең җирлектә авыл көне үткәрдек. Бу көнне бәйрәмгә кунаклар – районның җирлек башлыклары да чакырылган иде. Кунакларны Казанка авылында каршы алдык. Авылга терәлеп торган урман куеннынан чыккан саф сулы чишмәбез -  авылының зур горурлыгы . Әнә шул чишмәдән башланып китә дә инде  Казансу елгасы. Монда без  тамашачыларыбызга “Су юлы” фольклор  чыгышыбызны күрсәттек. Соңыннан мәдәният йортында авылыбыз үзэшчәннәре көче белән әзерләнгән кичәбезне карадылар. Ул көнне авылда көн буе матур музыка яңгырап торды.