Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Белый, синий, красный цвет – символ славы и побед

22 августа Лесхоз мәдәният йортында Россия флагы көненә багышланган «Белый, синий, красный цвет – символ славы и побед» исемле мастер-класс үткәрелде. Балалар үз куллары белән Россия флагын әзерләделәр. Алар  эш белән мәшгуль вакытта без әлеге бәйрәмнең килеп чыгуы, флагтагы һәр төснең нәрсә аңлатуы турында сөйләдек. Балалар бик теләп Россия дәүләт символларына багышланган «Какого цвета Родина?» викторинасына катнаштылар.

Мондый очрашулар яшь буында дәүләт символларына карата ихтирамлы мөнәсәбәт, туган илебезгә карата горурлык хисләре тәрбияләүдә үзенең өлешен кертер дип ышанабыз.