Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

«Краеведческий калейдоскоп. Сбор подарков на сабантуй»

Сабантуй барлык халыкның яраткан, көтеп алган бәйрәме. Шуңа да ул безнең көннәргә кадәр килеп җиткән һәм бүген дә яшәвен дәвам итә. Бәйрәмгә әзерлек алдан башлана – мичләр агартыла, йорт-кура тәртипкә китерелә, кунакларга бәйрәм табыны әзерләнә. Ә бүләкләрне, гадәттә, Сабантуй иртәгә була дигән көнне җыялар. Бүләкләр җыю - әйбер җыю, яулык җыю, хәзер дә күңелле күренеш. Гармун тарткан, җыр сузган үсмерләр, егетләр авылның бер очыннан икенче очына төшеп, тастымал, яулык, тукыма кисәкләре җыя. Гадәттә, йорт хуҗасы яисә хуҗабикәсе, бүләк җыючыларны капка алдында бүләге белән көтеп ала. Халкыбызның шул гүзәл традициясе белән танышу максатыннан без кече яшьтәге мәктәп балалары өчен “Сабантуйга бүләк җыю” исемле кызыклы мәгълүмат сәгате үткәрдек. Балалар үзләре бүләк җыеуда катнашып кына калмадылар, бу традициянең килеп чыгуы, төрле өлкәләрдәге үзенчәлекләр белән таныштылар. Ә җыелган бүләкләрне без 23 июньдә үтәчәк балалар  Сабантуенда  ярышта актив катнашканнарның үзләренә таратачакбыз.Бәйрәм оештырганда  Р. Зайдулланың «Сабантуй сөлгесе» һәм  Д.Р. Шарафутдиновның «Традиционная культура 19 – начала 21 века, Юность древнего Сабантуя» исемле китаплары кулланылды.