Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Без җиңүчеләр арасында!

1 июньдә Казансу паркында район балалар Сабантуе үтте. Бу бәйрәмдә “Мәдәни көндәлек”ләргә дә нәтиҗәләр ясалды. Шунысы куанычлы, бүләкләнүчеләр арасында безнең Лесхоз урта мәктәбе укучылары да күп иде. 1 сыйныф укучылары арасында Фәйзрахманов Азамат 2 урынга, Саттарова Сөмбел 2 сыйныф укучылары арасында 3 урынга лаек булдылар. Шулай ук Саттарова Зәмирә, Абрарова Ралинә рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Балаларга, бигрәк тә ата аналарга олы рәхмәтебезне җиткерэбез.