Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Балаларга сугыш турында укыйбыз"

    6 май көнне Кышкар авыл китапханәсе Самара өлкәсенең балалар китапханәсе оештырган "Балаларга сугыш турында укыйбыз" акциясенә кушылды.

    Балалар белән М.Җәлилнең "Сандугач һәм чишмә" шигырен, Л.Кассильнең "Сестра" исемле хикәясен кычкырып укыдык. Аннары укыган китаплар буенча фикер алышу булды, китапханәче балаларга Бөек Ватан сугышы турында сөйләде. Укучылар укылган әсәрләр буенча, сугыш вакытында барлык кешеләргә дә ничек авыр булганын белделәр.