Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Без Тукайны укыйбыз"

       Г.Тукайның тууына 133 ел тулу уңаеннан район күләмендә үткәрелгән "Без Тукайны укыйбыз" дип исемләнгән әдәби марафонда катнаштык. Ай дәвамында барган марафонда китап укучылар Тукай әсәрләрен укыдылар. Чараның максаты - шагыйрьнең күпкырлы иҗатын пропагандалау, укучыларны язучының әдәби мирасы белән киңрәк таныштыру иде. Әдәби марафонда 22 укучы катнашты.