Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Тукай безнең йөрәкләрдә"

    

    28 апрель көнне Кышкар авыл китапханәсендә “Тукай безнең йөрәкләрдә” исемле интеллектуаль – уен үтте. Уен халкыбызның яраткан шагыйре, горурлыгы Г.Тукайның тормышы һәм иҗатына багышланган иде. Укучылар Г.Тукай иҗаты һәм тормыш юлы буенча булган төрле биремнәрне үтәделәр, шигырьләрен таныдылар. Сорауларга дөрес һәм тиз җавап биреп, йолдызлар җыйдылар.

    Сәнгатьле итеп Тукай шигырьләрен укыдылар. “Шагыйрьләр солтаны” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар.